Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Яшүсмерләр һәм хокук бозу очраклары"

 

       Китапханәдә укучы балаларның хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән очрашуы оештырылды. Арча районы башкарма комитеты белгече Нигматуллин Н.К. Арча районында балиг булмаган балалар эшләре буенча өлкән инспектор, полиция майоры А.А.Хидиятуллина белән берлектә, балалар арасында тәртип бозулар, җинаять эшләрен булдырмау турында  әңгәмә үткәрелде. Бигрәк тә җәйге чорда  төнге сәгатьләрдә урамда йөрмәү, төрле транспорт чараларында йөргәндә тәртип бозмаска кирәклеге  искәртелде. Балаларның күп төрле сорауларына җаваплар бирелде.