Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Әнкәйләргә мәдхия"

 Китапханәдә Әниләр көне уңаеннан әдәби кафе үткәрелде. Китапханәче әниләрне кайнар котлап матур шигырьләр сөйләде. “Әнкәйләрдә бөтен изгелек” дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Кичәбез моңлы җырлар матур шигырьләр, күңелле уеннар белән үрелеп барды, чәй өстәле янында дәвам итте.