Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

“Милли ризык –табын күрке”

 

 

      Сеҗе авылы мәчетендә, авыл китапханәсе белән берлектә, өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, “Милли ризык –табын күрке” дип аталган тематик кичә үткәрелде. Кичәгә авылыбызның барлык өлкән кешеләре чакырылды. Бәйрәм табынына милли ризыкларыбыз пешерелде. Оста пешекчеләребез тәмле ризыкларыбызны пешерү серләре белән уртаклаштылар. Кичәбез милли җырларыбызны җырлап, табын артында дәвам итте.