Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Өлкәннәр - алтын канат"

           

     Мөрәле мәчетендә, авыл китапханәсе белән берлектә, өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, “Өлкәннәр - алтын канат” дип аталган әдәби – дини кичә үткәрелде. Кичәдә  Расип хәзрәт вәгазьләр  укыды, бөтен авылдашларга, якыннарга җан тынычлыгы, сәламәтлек сорап догалар кылынды. Китапханәче Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышлап ясалган китап күргәзмәсе тәкъдим итте. Соңыннан  Идел болгарларына ислам дине кайчан һәм ничек үтеп керүе турында әңгәмә корылды.