Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

«Ана – бөек исем!»

     “Кеше үз гомерендә Әни сүзен ничәмә-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, ул сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әйе, күрә. Чөнки «әни» дигән сүз ул үзе йөрәктә туа.   Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә!» (Н.Дәүли)

     Иң матур һәм якты бәйрәмнәрнең берсе - Әниләр көне уңаеннан китапханәдә бәйрәм кичәсе үткәрдек. Бәйрәм кичәсенә китап укучы әниләр чакырылды. Шулар арасында Замалиева Г., Исхакова Р., Загидуллина Рузия апалар – күп балалы аналар. Кичә күңелле уеннар, матур теләкләр, җырлар белән үрелеп барды һәм чәй өстәле артында дәвам итте.

      Сабыйлар тавышы яңгырамаган өйнең күрке югала диләр. Һәр хатын-кыз Әни булу бәхетенә ирешсен  иде!