Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Без мәңге бурычлы сезгә, ил хакын хаклаганнар"

       8 май көнне "Без мәңге бурычлы сезгә, ил хакын хаклаганнар" дип аталган  әдәби тематик кичә үткәрелде. Кичәгә  сугышның  бөтен  авырлыгын үз җилкәсендә кичергән сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары  чакырылды.  Аларга багышлап җырлар җырланды, балалар шигырьләр сөйләделәр. Авыл җирлеге башлыгы, ветераннар советы рәисе дә хөрмәтләү сүзләре җиткерде.

“Алсу таңнар сезнең даныгыз” дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.