"Шахмат ул - уен, шахмат ул - спорт, шахмат ул - сәнгать"
19 июльдә, Халыкара шахмат көне уңаеннан, китапханәдә интеллектуаль уен үткәрелде. Балалар шахмат, шашка уеннарын уйнадылар, китапханәче аларны шахмат тарихы белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.