Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Исәнме, әй, китаплы җәй"

 

Бүген китапханәдә библиография көне үткәрдек. Библиография көненең беренче өлешендә балалар өчен “Табигать – туган йортыбыз” дип аталган танып белү сәгате үтте. Балалар белән тирә ягыбызда үскән үлән, агачларны, җәнлекләрне танырга, аларның кешеләргә нинди файда яки зыян китерүләре, яшәрләре өчен нинди шартлар кирәклеге турында сөйләштек. Тагын, табигать күренешләре турында викторина сорауларына бергәләп җаваплар эзләдек. Моның өчен безгә Е.С.Кулакованың “Окружающий мир: 130 правильных ответов на 130 детских вопросов” китабы ярдәм итте. Балалар өйләрендә укырга табигать турында  хикәяләр алдылар.

Библиография көненең икенче өлешендә “Китап сайлау. Библиографик күрсәткечләр” исемле китапханә дәресе узды. Бу дәрестә балалар библиографик күрсәткечләр, тәкъдим исемлекләре белән таныштылар.

Соңыннан балаларга  мультфильмнар күрсәтелде.