Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Россия - минем Ватаным"

      12 июнь – Россия көне уңаеннан китапханәдә “Россия – минем Ватаным” дип аталган тарихи "калейдоскоп"  үткәрелде. Бу сәгатьтә, башлангыч сыйныф укучыларына бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, ни өчен ул нәкъ менә 12 июнь көнне билгеләп үтелүе һәм ни өчен без илебезне шулай көчле яратуыбыз турында сөйләштек. Аннан тыш Н.А.Андрианованың “Я гражданин России” китабына күзәтү ясалды, балалар белән бергәләп китаптагы биремнәрне чиштек.