Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Тукай яши безнең йөрәкләрдә"

    Бүген сөекле Тукаебызга 131 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан авыл китапханәсендә, мәктәп белән берлектә, “Тукай яши безнең йөрәкләрдә!” дип аталган әдәби кичә үткәрелде. Г. Тукайның  шигырьләрен балалар бик яратып сөйләделәр, әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр.  “Без Тукайлы халык” китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.