Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Табигатьне саклаган - яшәешен аклаган"

Башлангыч сыйныф укучылары белән, табигать кочагында, “Табигатьне саклаган – яшәешен аклаган” дип аталган  экологик кичә үткәрелде.  Балалар өчен “Табигать уртак йортыбыз” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде һәм аңа күзәтү ясалды. Бергәләшеп табигать турында әкиятләр, шигырьләр, хикәяләр укыдык. Урманнарга барганда, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшердек, походларга барганда килеп чыгарга мөмкин булган ситуацияләрдән чыгу юлларын эзләдек.