Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Габдулла Тукай әкиятләре илендә"

     Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан Мөрәле балалар бакчасында, авыл китапханәсе белән берлектә, “Габдулла Тукай әкиятләре илендә” дип аталган балалар иртәсе үткәрдек. Кичәдә Г.Тукайның әкиятләре сәхнәләштереп күрсәтелде, балалар шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырланды. Китапханәче “Бишек җырыдай тылсымлы Тукай әкиятләре” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, презентация күрсәтте.