Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

Янгынны сүндергәнче, кисәтү җиңелрәк!

      Республикада төрле сәбәпләр аркасында  янгыннар чыгып тора. Янгыннар вакытында , кызганычка каршы, кешеләрнең дә гомерләренә кыркыныч яный. Балаларны кисәтү, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү максатыннан чыгып, Сеҗе авылы китапханәсендә  укучы балаларның янгын сүндерү хезмәткәрләре белән очрашуы  оештырылды. Авылның янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Фаил Тазиев балаларга бик аңлаешлы формада янгын килеп чыккан очракта саклану чаралары, янгыннарны булдырмый калу каагыйдәләре белән таныштырды. “Кеше күп очракта үзенең уяусызлыгы, элементар кагыйдәләрне белмәве яисә белергә теләмәве, салкын карашы аркасында бәлагә тарый”, - диде ул.  Язгы – җәйге  чорда янгыннар чыгу  куркынычы бермә – бер арта. Кешеләр чүп-чар, корыган үлән яга башлыйлар, аларга балалар да булыша. Димәк, олылар гына түгел балалар да бик сак булырга ,  куркынычсызлык кагыйдәләрен  белергә һәм сакларга бурычлы.