Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"К.Чуковский әкиятләре буйлап"

         2 апрель – Халыкара балалар китабы көне. Мөрәле балалар бакчасында, Корней Чуковскийның 140 еллыгы уңаеннан “К.Чуковский әкиятләре буйлап” дип аталган  балалар иртәсе үткәрелде. Китапханәче балаларга язучының әкиятләрен укыды, бергәләп эчтәлекләрен сөйләдек, рәсемнәрен карадык. “Мойдодыр”, “Тараканище” әкиятләрен балалар аеруча яраттылар.