Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

Һөнәрленең кулы алтын"

        2022 ел Россиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы. Шул уңайдан китапханәдә “Һөнәрленең кулы алтын” дип аталган кичәгә җыелдык.Кичәбез халкыбызның милли уеннары, җыр биюләр белән үрелеп барды. “Халкыбызның рухи мирасы” дип аталган күргәзмәгә күзәтү ясалды. Шулай ук “Һөнәрленең кулы алтын” дип аталган күргәзмәдә авылыбызның оста хатын-кызларының кул эшләнмәләре урын алды. Кичәдә авылдашларыбыз кул эшләре темасына тәҗрибә дә уртаклаштылар.