"Онытма - син ялгыз түгел"
Балалар һәм яшүсмерләр өчен мәктәптә, китапханә белән берлектә, “Онытма – син ялгыз түгел!” дип аталган мәгълүмат сәгате уткәрелде. Бу сәгатьтә балаларга теләсә нинди авыр ситуациядән чыгу юлы барлыгын, аларга һәрвакыт булышучы әти-әниләре, укытучылары, махсус оешмалар һәм ышаныч телефоны барлыгы турында аңлатылды. Шулай ук балиг булмаган балаларның хокуклары турында да сөйләдек.