Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Дәү әни кочагында"

     Балалар күңелендә матурлык, балачак әкиятләреннән шытып чыга. Әкиятләр, шигырьләр укып, тыңлап үскән бала һичшиксез  шәфкатьле дә,белемле дә була. 2 апрель- Халыкара балалар көне буларак билгеләнеп үтелә. Шул уңайдан  китапханәдә  балалар иртәсе үткәрелде.  Балалар бик рәхәтләнеп яраткан әкиятләрен, шигырьләрен сөйләделәр. Китапханәче белән бергәләп әкиятләрнең тарихы турында фикер алыштылар, рәсемнәр ясадылар. Балалар, алып кайткан китапларын өйдә дәү әниләре белән бергәләп укырга яратулары турында сөйләделәр. Балаларга китапханәче яңа кайткан китапларны да тәкъдим итте.