Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Май канаты - татлы канат"

      Китапханәдә , май канаты бәйләү буенча мастер – класс үткәрелде. Элек безнең әбиләребез табаларны, камыр ризыкларын майлау өчен, каз яки үрдәк каурыйларыннан май канатлары ясап кулланганнар. Ләкин вакыт үткән саен бу шөгыль онытыла башлады. Борынгы шөгыльне яшьләргә дә өйрәтү максатыннан чыгып үткәрелде бу мастер – класс. Авылыбызның өлкән буын вәкиле Гөлзада апа Замалиева кызларга май канатын матур итеп үреп ясарга өйрәтте.