Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Рухи мирасыбыз сакчысы"

 Китапханәдә, республиканың халык шагыйре Разил Вәлиевның 75 яшьлегенә багышланган  “Рухи мирасыбыз сакчысы” дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады.

1986-2000 елларда Татарстан Милли китапханәсен җитәкләгән, бүген Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетында рәислек иткән Разил Вәлиев 1947 елның 4 гыйнварында Татарстанның Түбән Кама районы Ташлык авылында туган.

Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә, М.Җәлил исемендәге республика премиясенә, Россия һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре мактаулы исеменә ия булган язучының бу күргәзмәдә тормыш һәм иҗат юлын яктырткан китаплары тәкъдим ителә. Биредә Разил Вәлиев язган шигырьләр, проза әсәрләре, публицистик язмалары, балалар китаплары, аның шигырьләренә иҗат ителгән җырлар белән танышырга мөмкин. Төрле телләргә тәрҗемә ителгән әсәрләре һәм үзе башка халыкларның татарчага тәрҗемә иткән әкиятләре дә урын алган. Разил Вәлиев “Татарстан китапханәләре үсеше тарихы. XX гасырның икенче яртысы” монографиясе авторы.