Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Спорт белгечләре"

      Китапханә, мәктәп белән берлектә, “Спорт белгечләре” дип аталган интеллектуаль уен үткәрде. Уенда урта яшьтәге укучы балалар катнашты. Балалар белән викторина сорауларына җаваплар эзләдек, спорт темасына табышмаклар чиштек, балалар теннис уенында көч сынаштылар.  Китапханәче “Сәламәт булырга теләсәң...” дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.  “Спорт энциклопедиясе”, А.Гафиятовның “Сабантуй мәйданыннан – Олимпия уеннарына”  китапларын балалар аеруча яраттылар.