Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Ак чәчәкләр"

 

       Онкология авырулары белән авыручы балаларга ярдәм күрсәтү, хәйрия традицияләрен яңарту, авыру балалар проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыннан, китапханә “Ак чәчәкләр” акциясендә катнашты. Акциянең символы - ак ромашка. Китапханәче балаларга игелек һәм шәфкатьлелек, авыру балаларга ярдәм итү кирәклеге турында әңгәмә үткәрде.  Акция нәтиҗәсендә балалар, җирдә безнең ярдәм һәм терәккә мохтаҗ балалар да барлыгын аңладылар, ак чәчәкләрне бик теләп ясадылар.