Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Дуслык белән көчле без"

        29 октябрь көнне авыл китапханәсе, мәктәп белән берлектә, Халыклар бердәмлеге көненә карата, “Татарстан халыклары әкиятләре” темасына китап укучылар конференциясе үткәрдек. Китапханәче укучыларга халыклар бердәмлеге көненең асылын аңлатты. Балалар “Алтын алма” китабыннан татар, рус, удмурт, чуваш, мари халыклары әкиятләрен сөйләделәр. Безнең Татарстанда тарихи ватаннары төрле кыйтгаларда булган 173 милләт вәкиле яши. Татарстан безне берләштерә, Татарстан - уртак йортыбыз.