"Гаепсездән гаеплеләр"
30 октябрь – сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Китапханәдә шул уңайдан «Гаепсездән гаеплеләр» дип аталган китап күргәзмәсе төзелде.
Нахакка гаепләнгән кешеләрне халыкка кайтару, аларның исемнәренә кайчандыр ягылган кара тапларны юып төшерү – җәмгыятебез алдындагы зур бурычларның берсе булган. Башка халыклар кебек үк татар халкы да тоталитар режим аҗдаһасына үзеннән күп корбаннар биргән. Безнең аларны онытырга хакыбыз юк!