Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Хуш киләсең, Сабантуй!"

     Сабантуй -   татар халкының  яраткан, көтеп алган бәйрәме. Сабантуйны язгы кыр эшләре тәмамлангач, печәнгә төшәр алдыннан, авыл халкына җәйге вакытта бераз ял бирү максатыннан, җәен үткәрү гадәткә керә. Бүгенге Сабантуй халык тарафыннан милли бәйрәм буларак кабул ителә. Аны хәзер дә татарлар ата-бабадан калган тантана буларак кабул итә.

    Бүген Сабантуй үткәрүнең географиясе киң булуга карамастан, бәйрәм өлешләре бик тә охшаш.   Авылларда  ул ике өлештән тора – бүләк җыю һәм мәйданнан. Бүләкләр җыю -  бик күңелле күренеш. Кичә без дә үзебезнең Сеҗе авылында Сабантуйга бүләк җыйдык. Гармун тарткан, җыр сузган үсмерләр белән авылның бер очыннан икенче очына төшеп, тастымал, яулык, тукыма кисәкләре җыйдык.  Безне йорт хуҗасы яисә хуҗабикәсе  капка алдында бүләге белән көтеп алдылар. Шунысы да кызык, сабантуйга кунакка  кайтучылар да бүләкләр  бирделәр. Бүләкләр җыелды, авылга Сабантуй рухы керде.