"Балачак бәйрәме"
Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Мөрәле авылында , Мөрәле клубы белән берлектә, “Балачак бәйрәме” үткәрелде. Бәйрәм сабантуйга яулык җыю күренеше белән ачылып китте. Милли йолаларыбызны искә алып “Түбәтәй” , “Гөлбану” уеннары уйналды. Сабантуйларда яратып уйналган бәйгеләрдә: капчык киеп йөгерү, капчык сугышы, йомыркалы кашык кабып йөгерү, бүләк кисеш һәм башка шундый уеннарда балалар бик теләп катнаштылар.