Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Мәдәният иленә сәяхәт"

       21 октябрь көнне китапханәдә ”Мәдәният иленә сәяхәт” дип аталган китапханә дәресе  үткәрелде. Чарага   башлангыч сыйныф укучылары чакырылды.  Укучылар китапханәдә үзеңне тоту кагыйдәләре, китап сайлау һәм куллану тәртибе белән таныштылар. Шулай ук беренче сыйныф укучыларын тантаналы рәвештә китапханәгә укучы итеп кабул иттек һәм аларга “Мәдәни көндәлек”ләр тапшырдык. Китапханә дәресендә укучылар белән көндәлекнең һәр битендә  ”сәяхәт” иттек. Үзебезнең Арча районындагы музейлар, мәдәни объектлар турында сөйләштек. Уку елы дәвамында көндәлектәге мәгълүмат ярдәмендә укучылар, ата – аналары белән бергәләп, Татарстанның мәдәнияте белән танышачак, мәдәният учакларына барып кайткач хатирәләрен, хис – кичерешләрен көндәлеккә язарга тиеш булалар. Беренче сыйныф укучылары көндәлекне тутыру тәртибе белән танышкач “Балачак- бәхет иле” дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү ясадым. Укучылар барысы да яңа, матур китаплар яздырып алдылар. Мәдәни көндәлекләр укучыларга бик ошады. Көндәлек тотып мәдәният учакларына сәяхәт итү нәтиҗәле, файдалы акция булыр дип ышанам.