Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Бәйрәм бүген!"

       Бүген китапханәдә , Г.Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан, балалар иртәсе үткәрелде. Кичәгә  Сеҗе мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде. Балаларга “Без Тукайлы халык” күргәзмәсенә күзәтү ясалды, Г.Тукай иҗаты буенча викторина сорауларына бергәләп җаваплар эзләдек, балаларга язучының “Шүрәле”, “Су анасы” әкиятләре күрсәтелде, Тукай иҗатын  бик яхшы белүчеләргә бүләкләр тапшырылды.