"Туган телем - Тукай теле"
Мөрәле клубында, авыл китапханәсе белән берлектә, Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, “Туган телем – Тукай теле“ дип аталган кичә уздырдык. Кичәгә Мөрәле башлангыч сыйныф укучылары чакырулы иде. Китапханәче балалар белән “Син Тукайны беләсеңме?” дип аталган ток-шоу уены оештырды, балаларны Г.Тукай иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырды. Балаларга “Шүрәле”, “Су анасы” әкиятләре күрсәтелде. Г. Тукай иҗаты буенча рәсем конкурсына нәтиҗә ясалды.