Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

" Циркны яратыгыз""

    Халыкара цирк көнендә, Мөрәле башлангыч мәктәбе укучылары өчен, Мөрәле клубы белән берлектә, «Яратыгыз циркны!” дип аталган балалар иртәсе үткәрелде. Авыл китапханәчесе Г.Әхмәдиева балаларны атаклы фокусчы, Казан циркының баш режиссеры булып эшләгән Альберт Гадел иҗаты белән һәм аның “Фокуслар энциклопедиясе” дип аталган китабы белән таныштырды . Балаларга кызыклы фокуслар күрсәтелде, уеннар уйналды. Балалар, күргәзмәгә куелган  “Фокуслар энциклопедиясе” (Гадел А.), “Книга увлекательных занятий для мальчиков» (Робинсон Р.), «Цирк в шкатулке» (Сабитова Д.) китапларын, аеруча яраттылар.