Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

" Чиксез галәм киңлегендә "

        Мөрәле клубында, авыл китапханәчесе белән берлектә, башлангыч сыйныф укучылары өчен, космонавтика көненә карата, танып белү сәгате үткәрелде. Балаларга  “Галәм киңлекләрендә” дип аталган видеоролик күрсәтелде, викторина сорауларына бергәләп җаваплар эзләдек, табышмаклар чиштек. Балаларга  Салават Рәхмәтулланың “Космонавт булам”, “Астрономия и космос”, “Энөиклопедия от А до Я в вопросах и ответах”  китаплары тәкъдим ителде.