Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Җирле үзидарә: кичә, бүген, иртәгә"

   Китапханәдә “ Җирле үзидарә: кичә, бүген, иртәгә” дип аталган түгәрәк өстәл үткәрелде.

Җирле үзидарәнең Сеҗе советы авыл советы булып беренче тапкыр 1929 нчы елда оеша.

Аның председателе итеп Галиев Мөхетдин Гали улы сайлана. Ул рәис булып 1937 нче елга кадәр эшли. Мөхетдин Гали улы 1890 нчы елда Сеҗе  авылында туган.

Ул вафат булганнан соң авыл советы рәисләре булып түбәндәге иптәшләр эшләп ала:

-         Камалиев Әхәт Камали улы;

-         Гатауллин Гыйльмулла Гатаулла улы;

-         Нуриәхмәтов Ногман Нуриәхмәт улы;

-         Хаҗиева Банат Мөхәммәтнәби кызы;

-         Таҗиев Тимершәех Таҗи улы;

-         Минһаҗева Хәнифә Рәхимулла кызы.

Авыл советы территориясендә берничә колхоз булу сәбәпле, авыл советы да өчәү була: Яңа Ключище, Сеҗе, Яңа Чүриле авыл советлары.

1959 нчы елда 7 авылны (Сеҗе, Мөрәле, Ташкич, Поч-Поник, Воз-Поник, Яңа Ключище, Яңа Чүриле) берләштереп, “Коммунист” колхозы оешкач, авыл советы да бер генә кала.

1967 нче елның 18 нче мартыннан 1973 нче елның 29 нчы декабрена кадәр авыл советы рәисе булып Рәхимҗанова Сәрия Хәсән кызы эшли. Ул 1947 нче елның 23 нче гыйнваренда Починок-Поник авылында туган, югары педагогик белемле.

Аннан соң вакытлыча Әхмәтҗанов Рафис Әхмәтҗан улы эшләп ала. Ул 1934 нче елда Мөрәле авылында туган. Озак еллар Сеҗе урта мәктәбендә хезмәт дәресләре укыта.

1974 нче елдан 1977 нче елга кадәр Әсхәдуллин Ринат Бакый улы эшли. Ул 1939 нчы елның 6 нчы февраленда Мөрәле авылында туган, махсус урта белемле, агроном.

1977-1979 нчы елларда Надершина Рузалия Сәгыйдулла кызы эшли. Ул 1957 нче елда Ташкич авылында туган, урта белемле.

1979 нчы елның мартыннан 1980 нче елның сентябрена кадәр 1928 нче елда Сеҗе авылда туган Әсретдинов Әхмәтгәрәй Фәһметдин улы авыл советы рәисе була, югары белемле, укытучы.

1980 нче елдан 1982 нче елга кадәр 1932 нче елда Ташкич авылында туган Таҗиев Гыйлемшаих Таҗи улы эшли, махсус урта белемле, зоотехник.

1982-1988 нче елларда 1947 нче елның 12 нче январенда Акчишмә авылында туган Хәйруллин Гатиятулла Һидият улы эшли, махсус урта белемле, укытучы.

Ул эшләгән елларда төзелеш эшләренә зур игътибар бирелә. Авыл советы территориясендә Мөрәле авылында кибет, клуб бинасы, Сеҗедә мәдәният йорты, пекарня сафка баса.

1988 нче елның августыннан 1993 нче елның октябрена (2000/II-2001/IX) кадәр, 1956 нчы елның 1 нче июлендә Мөрәле авылында туган югары белемле зооинженер Минһаҗев Исламгали Сәфәргали улы рәис була.

1993 нче елның ноябреннан 1996 нчы елның сентябрена кадәр Мөхәммәдиев Рамил Камил улы эшли (2002/XI-2003/VIII)

Авыл советлары 1995 нче елның мартыннан җирле үзидарәләр итеп үзгәртелде.

1996 нчы елның сентябреннан 1999 нчы елның июненә кадәр җирле үзидарә рәисе булып Гыйбадуллин Әнис Мәсгут улы эшләде. Ул 1969 нчы елда Югары Бирәзә авылында туган, махсус урта белемле, бухгалтер.

1999 нчы елның 1 нче июненнән 2000 нче елның февраленә кадәр, 2001 нче елның 13 нче сентябреннән шул ук вазыйфаны дәвам итеп, Әхәтов Ирек Мидхәт улы җирле үзидарә белән (идарә итә) җитәкчелек итә. Ул 1968 нче елда Сеҗе авылында туган, югары белемле, зооинженер.

2003/X-2005/VIII елларда җирле үзидарә белән Газизов Әнәс идарә итә.

2005/VIII-2019/Х җирле үзидарә рәисе булып Гибадуллина Гөлфия Мансуровна эшли.

2019/ХI  җирле үзидарә рәисе булыпХамидуллин Рөстәм Вазыйх улы эшли.