Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Язгы кәеф дулкынында"

     Мәдәният йортында, авыл китапханәсе белән берлектә,  "Язгы кәеф дулкынында" дип аталган әдәби - музыкаль кичә үткәрелде. Кичәдә, гүзәл ханымнар ике төркемгә бүленеп, осталыкта, җитезлектә, әдәбият белемендә, музыкаль сәләтләре буенча көч сынаштылар. Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан китапханәче Г.Әхмәдиева якташ язучыбыз Сания Әхмәтҗанованың “Туган телем бердәнбер” шигырен сөйләде.