Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Татарстан - дуслык иле"

       Китапханәдә, «Татарстан – дуслык иле» дип аталган мәдәни дәрес үткәрелде. Дәрестә башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Балаларга Республикабызның күп милләтле дәүләт булуы һәм ул халыклар дус-тату, тигезлектә яшәүләре хакында аңлатылды. Татар халкының милли киемнәре, ризыклары,  әкиятләре турында сөйләштек.