Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Татарстан - дуслык иле, һәрбер милләт аның гөле"

 

       2021 ел – Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак, һәм 21 февраль – Туган тел көне уңаеннан Мөрәле балалар бакчасында, китапханә белән берлектә, "Татарстан - дуслык иле, һәрбер милләт аның гөле" дип аталган танып – белү сәгате үткәрелде. Балаларга татар халык әкиятләре укылды, балалар туган тел турында шигырьләр, җырлар башкардылар. Татар халкының гореф-гадәтләре, милли киемнәре белән таныштылар.