Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Туган як тургае"

       Авыл китапханәсе, мәктәп һәм клублар белән берлектә, якташыбыз, язучы, галим, мөгаллим Хәнәфи Бәдигыйны искә алу кичәсе үткәрдек.

     2021 елның 13 январь көнендә, исән булса, Хәнәфи Бәдигыйга 80 яшь тулган булыр иде. Кичәдә авылдашлары, туганнары  Набиуллин Расип абый, Мингазов Исламгали абый, Хайруллина Гөлсинә апалар катнаштылар.  Язучының туганнан туган сеңлесе Альмира апа Зайнуллина  исә Казаннан ук кайтып, кичәбезнең көтелгән зур кунагы булды, Хәнәфи ага турында бик күп истәлекләре белән уртаклашты, барыбызга да язучының китапларын бүләк итте. Укучылар, мәдәният хезмәткәрләре: Илсияр Хузина, Миләүшә Ахатова, Марсель Шарапов, моңлы сандугачыбыз Халидә апа Газизоваларның  моңлы җырлары, матур биюләре кичәбезгә ямь өстәде.  Язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән Сеҗе авыл китапханәчесе Гөлфинә Әхмәдиева таныштырды һәм кичәне алып барды.

      Нишләмәк кирәк, язмышка каршы барып булмый. Туган көнен көтеп йөргәндә генә, күренекле әдип арабыздан китеп барды.  Бәхил бул, Хәнәфи ага, безнең йөрәкләр Мөрәле талларына кушылып елый.