"Коррупцияга каршы - намуслы яшәп"
Декабрь ае башыннан китапханәдә "Коррупцияга каршы - намуслы яшәп» дип аталган күргәзмә эшли. Күргәзмәдән, газета-журнал материалларыннан ясалган, «Коррупцияга – ЮК дип әйтик” дип аталган альбом белән танышырга була. Күргәзмәнең икенче бүлеге “Әдәбиятта – коррупция темасы” дип атала һәм анда рус язучыларының әсәрләре урын алган. Мәсәлән, Н.В. Гогольнең “Ревизор”, “Мертвые души” китаплары, А.С. Пушкинның “Дубровский”, “Капитанская дочка” китаплары һәм башкалар.