Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Исемең - билгесез, батырлыгың мәңгелек"

      Илебез тарихында иң дәһшәтле саналган Бөек Ватан сугышында миллионлаган кешенең гомере өзелде. Сугыш кырларында билгесез югалганнар саны да меңәрләгән. Шул солдатларны искә алу максатыннан, Мөрәле авылы обелискы янында хәтер сәгате үткәрелде. Авыл китапханәчесе Ахмадеева Г.Б.      3 декабрь датасының ничек Билгесез солдат көне булу тарихын сөйләде. Балалар катнашында әдәби композиция башкарылды. Алдан игълан  ителгән рәсем конкурсына нәтиҗә ясалды.