"Мирас булып калсын сезгә балачак уеннарым"
Мәдәният йортында, авыл китапханәсе белән берлектә, балаларга балачакта үзебез уйнаган уеннарны өйрәттек. Китапханәче балаларны «Татар халкының җырлы – биюле уеннары, такмаклары” китабы белән таныштырды. Андагы уеннарны, санагычларны бергәләп өйрәндек. Балаларга “Аласыңмы, сатасыңмы?”, “Йөзек салыш”, “Кем сукты?” уеннары аеруча ошады.