Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Яңа китап - серле дөнья"

       Татарстан китап нәшрияты ел саен басмага ике йөздән артык исемдә ярты миллион данә китап әзерли. Халкыбызның мәдәни, тарихи җәүһәрләре булырдай сыйфатлы, зәвыклы, эчтәлекле, мәгънәле китапларыбыз – олы мирасыбызның кабатланмас байлыгы. Биредә балалар һәм өлкәннәр өчен матур әдәбият, дәреслекләр, фәнни-популяр басмалар, белешмә-сүзлекләр нәшер ителә.  Быел, бәйрәм уңаеннан, Татарстан китап нәшриятында басылучы һәр китапка ТАССРның 100 еллыгы логотибы төшерелде. Логотиплы яңа китаплар инде китапханәбезгә кайтып җиттеләр һәм ул китаплардан төзелгән “Яңа китап – серле дөнья” күргәзмәсен сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез. Хөрмәтле китап укучыларыбыз, яңа китаплар сезне көтә, китапханәгә рәхим итегез.