"Кино китаптан башлана"
4 ноябрь көнне китапханәдә Кино елы уңаеннан библиотөн үткәрелде. Бу төндә китапханәгә теләгән һәркем килә алды. Алар өчен китап күргәзмәләренә күзәтү ясалды, татарча музыкаль нәфис фильм күрсәтелде. Укучылар рәхәтләнеп газет-журналлар карадылар, укырга китаплар алдылар.