Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Сугыш урлаган балачак"

 

        

    Сеҗе мәдәният йортында, авыл китапханәсе белән берлектә, тыл ветераннары белән очрашу кичәсе үткәрелде. Кичәдә тыл ветераннарының фидакарьлегенә дан җырланды, рәхмәт һәм хөрмәтләү сүзләре җиткерелде. Кичә концерт номерлары белән үрелеп барды. Шигабиева Рәйсә апага һәм Залялиева Әлфия апаларга  “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел“ юбилей медальләре тапшырылды. “Алсу таңнар сезнең даныгыз” дип аталган китап күргәзмәсе төзелде һәм аңа күзәтү ясалды. Кичәне китапханәче Г.Әхмәдиева алып барды.