Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Дуслык һәм тугърылык бәйрәме"

         Мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, “Дуслык һәм тугърылык бәйрәме” дип аталган бәйрәм кичәсе үткәрелде. Кичәдә  авыл яшьләре катнаштылар. Яшьләр,  дуслык, мәхәббәт темасына дүрт юллык шигырь язу, башланган мәкальне дәвам итү, дус яшәү серләре һәм башка шундый уеннарда бик теләп катнаштылар, матур шигырьләр сөйләделәр. Китапханәче яшьләр өчен төзелгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады,  алып укыр өчен китаплар тәкъдим итте.