"Яңа китап серле хәзинә"
Китапханәдә, «Яңа китап – серле хәзинә» дип аталган, яңа китап күргәзмәсе эшли башлады. Бу юлы күргәзмәдә Сара Садыйкованың яңартылган ноталы җыр китаплары, Ә. Еникинең 3 томлыгы һәм рус, инглиз телләрендә проза әсәрләре урын алды. Шулай ук Татарстан турында башваткычлар, С.Әхмәтҗанованың шигырьләр җыентыгы белән таныша алырсыз. Кадерле китап укучыларым, китапханәгә рәхим итегез.