Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Мәдәният иленә сәяхәт"

         Татарстан Республикасы Президенты, Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проект кысаларында, Сеҗе авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Мәдәни көндәлек” тапшыру тантанасы узды. Проектның максаты - яшь буын аңында мәдәни кыйммәтләр һәм рухи байлык формалаштырырга ярдәм итү, балаларны төп мәдәни вакыйгалар, республиканың мәдәният учреждениеләре белән таныштыру. 

    Балаларны Сеҗе авыл җирлегендәге һәм Арча районындагы мәдәният учаклары белән таныштырдык, мәдәни көндәлекне ничек кулланырга кирәклеге аңлатылды.