Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Киләчәкне сайлау - илеңне зурлау!"

       Китапханәдә авыл яшьләре өчен “Киләчәкне сайлау – илеңне зурлау” дип аталган квест – уен үткәрелде. Уенда яшьләр бик теләп катнаштылар. Алар Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауда актив катнашачакларын белдерделәр. Бергәләп төрле сорауларга җаваплар эзләдек, анкета сорауларына җаваплар яздык. Китапханәче “Ил язмышы – безнең язмыш” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясады.