Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Наркомания - ак үлем!"

         Китапханәдә  «Наркомания – ак үлем!» дип аталган сәламәтлек сәгате үткәрелде.  Яшьләр белән наркоманиядән саклану темасына әңгәмә үткәрелде. Әйтергә кирәк, яшьләр бик актив катнаштылар, күбесе үз фикерләре белән уртаклаштылар. Китапханәче Ахмадеева Г.Б. аларның сорауларына җаваплар бирде, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, укырга китаплар тәкъдим итте.