Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Әдәби яңалыклар бюросы"

       Сеҗе мәктәбендә эшләп киләче «Шатлык» ял лагеры балалары өчен «Әдәби яңалыклар бюросы» дип аталган әдәби мәйдан үткәрелде.  Китапханәгә соңгы айларда кайткан яңа китаплар белән балалар һәм авыл халкы бик рәхәтләнеп таныштылар. Китапханәче китапларга күзәтү ясады, кычкырып укулар үткәрде. Балалар табигать, хайваннар турындагы китапларны яраттылар. Шулай ук “Новая энциклопедия для любознательных, “Подводный мир”, ”Большой подарок почемучкам” китапларын зур кызыксыну белән карадылар.