Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Китаплы салават күпере"

       Китапханәдә балалар өчен “Китаплы салават күпере” дип аталган интеллектуаль уен үткәрелде. Китапханәче балаларны яңа кайткан кызыклы китаплар белән таныштырды.   Уенның барышында без кечкенә кешеләр өчен бик мөһим булган кайбер сорауларга җаваплар эзләдек. Тагын “Әкиятне бел һәм төшеп калган сүзне тап” уенын уйнадык һәм Күңелле Йомры икмәкнең табышмакларына җаваплар эзләдек. Барлык сорауларга да җавап табарга безгә Л.Петрановскаяның “Что делать, если…», В.Степановның «Сказочные загадки» китаплары ярдәм иттеләр.