Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

Яңалык

"Онытмыйк!"

Китапханәдә хәтер һәм кайгы сәгате үткәрелде.Бүген, 22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне. Бөек Ватан сугышы башлануга 83 ел узган. Китапханәдә «Онытмыйк!" дигән китап күргәзмәсе оештырылды». Хәтер һәм кайгы сәгате үткәрдек, анда авылдашлар белән истәлекләр уртаклаштык, китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү ясады һәм обелискка чәчәкләр салдык. Бу көнне без миллионлаган һәлак булганнарны искә алу, Ватанны саклаучы, аның азатлыгы өчен гомерләрен биргән кешеләрнең батырлыгы һәм фидакарьлеге алдында баш иябез.

"Битва умников"

Сеҗе авыл китапханәсендә яшьләр өчен, Пушкин картасы кысаларында, интеллектуаль уен үткәрелде.