"Книжка про книжку"
Бөтен дөнья балалары яратып укый торган әкиятләрнең авторы Ганс Христиан Андерсен 1805 елның 2 апрелендә туган. 1967 елдан бәйрәм ителүче Халыкара балалар китабы көне нәкъ менә бөек әкиятченең туган көнендә билгеләнә дә инде. Китапханәбезгә Яңа Кенәр балалар бакчасының уртанчы төркемендә йөрүче балаларны кунакка чакырдык. Балаларны китапханәбез белән таныштырдык; балалар язучылары һәм балалар китаплары турында сөйләдек.